Эзләү нәтиҗәләре
- Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында тр министрлар кабинеты белән тр буенча ээм коллегиясенең уртак утырышында Татарстан президентының 2007 елның 14 ноябрендә имзалаган “Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында” гы 610 нчы Указы үтәлеше барышы турында сүз барды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
- Быел республика территориясендәге юлларда транспорт һәлакәтләрен һәм бигрәк тә кешеләрнең корбан булуын киметү юнәлешендә планлаштырылганнар, андый һәлакәтләрдә тән зыяны күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүнең торышы, юл йөрү кагыйдәләренә төкереп караучылар һәм күп меңләгән сум штрафларын түләмәүчеләр, "112 "хезмәте, мәктәп балалары утыртып йөри торган автобуслар, шәһәрара автобуслар, автотранспорт тизлеге юллар проблемалары һ. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
- турында республиканың эчке эшләр, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, мәгариф һәм фән, транспорт һәм юл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау тармакларының башлыклары, суд приставлары федераль хезмәтенең тр буенча идарәсе җитәкчесе аңлатма бирде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
- Шулай ук транспорт һәлакәтенә юлыгып гомере өзелгән кешеләр саны арткан Чистай һәм Түбән Кама муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре дә урыннарда хакимиятнең вазгыятьне уңай якка үзгәртү өчен нәрсә эшләгәне һәм республикадан нинди ярдәм кирәклеген аңлату өчен мөнбәргә чыгарылды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
- Төп тема төбәгебез генә түгел, бөтен илебез өчен әһәмиятле һәм актуаль, эшне яхшырту максатында күп кенә карарлар кабул ителә һәм эшләнә дә, ләкин көтелгән нәтиҗәгә ирешә алмадык, дип басым ясап әйтте утырышта катнашкан тр президенты Рөстәм Миңнеханов. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
- Юлларда хәрәкәт иминлеге турында сүз бара икән, беренче урында тизлек режимы сакланышы булырга тиеш, чөнки рөхсәт ителгән тизлектән 10 - 20 км / сәгатькә арттыру, ә моны юллардагы приборларның ялгышуына сылтыйбыз, шуның өстенә юл өслеге юеш яки бозлавык булса, тормоз юлын бермә-бер озайта, димәк, куркыныч тагын да арта дигән сүз. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
- Юлларның хәтәр урыннарында тизлекне киметергә, дигәч, моңа каршы гәп куертучыларның гамәле һич аңлашылмый. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
- Иң аянычлысы - балаларның юлда транспорт һәлакәтләрендә югалтабыз, шулай ук җәяүлеләрне бәрдерү-таптату да бик борчый, дип сөйләде Президент. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
- Шуңа күрә, хәтәр урыннарда транспорт тизлеген киметүгә ирешү, каршы як юлга чыгу очракларына каршы кискен чаралар күрү зарур. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
- Юл йөрү кагыйдәләрен дорфа һәм системалы бозучылар, алкогольдән, наркотиктан исерек килеш рульга утырып чыкканнар теркәлгән сайт булдырырга кирәк. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/